16+

Язга кадәр ничек түзәргә?

Февраль – депрессиягә бирелә торган ай

Язга кадәр ничек түзәргә?

Февраль – депрессиягә бирелә торган ай

Безнең тормыш гел стресска әйләнеп бара кебек. Еш кына күңел төшенкелегенә биреләбез. Юктан да кәеф төшә. Кышның соңгы ае февраль бу халәтне тагын да көчәйтә. Ләкин сезгә кәефсезләнеп утырырга ирек бирмәскә булдык.

Галимнәр дә февральнең иң депрессиягә бирелә торган ай икәнен раслаган. Үзебез дә беләбез: кыш көне яшәү рәвеше башкачарак. Җылы өйләребездә генә утырасы килә, салкын, буранлы көннәрдә селкенәсе дә килми. Кояшның саран гына елмаюы да тәэсир итми калмый. Табигатьтәге шушы үзгәрешләр безнең физик халәтебезгә генә түгел, ә психик яктан да йогынты ясый.

Әмма үзебезгә һәрьяклап ярдәм итә алабыз. Кышның инде ике ае узып китте, әле арагызда чаңгыга басып та карамаган, бер тапкыр булса да тимераякта шумаганнар бардыр. Быелгы кыш карга юмарт булды, тиз арада бу хатаны төзәтегез. Җәй җиткәч: “Бер тапкыр да чаңгыда шумадым бит”, – дип үкенерлек булмасын! Балалар, оныклар белән тау шуып кайту да искә алып сөйләрлек хатирә булачак. Шулай итеп, физик якны да кайгыртабыз, эмоцияләребезне дә арттырабыз. Бу күңелле мизгелләрне фотога төшерергә онытмагыз! Кышкы фотосессия – стрессны җиңүнең бер ысулы!

Нинди дә булса яңалык ишетү өчен, хәзерге заманда артык тырышлык кирәкми. Интернет бар бит! Кирәкмәгән мәгълүматны кабул итмәскә өйрәнегез. Болай да борчулы күңелгә начар хәбәрләр – чүп өстенә чүмәлә. Күңелсез китаплар укырга, кинолар карарга тырышмагыз, үзегезгә ошамаган кешеләр белән аралашмагыз. Комедияләр, матур җырлар, шигырьләр, киресенчә, яшәргә дәрт өстәр.

Кофе, алкоголь эчемлекләр кәефне күтәрми. Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз! Витаминлы чәйләр эчегез, җиләк-җимешләр, яшелчәләр ашагыз. Салкында гел ашыйсы килеп торса да, үлчәүдәге саннар кәефегезне бер дә күтәрмәс. “Бер айдан яз!” – дигән уйлар сезгә үзегезне кулда тотарга ярдәм итәр.

Алда безне бәйрәмнәр көтә. Алар да күтәренке кәеф чыганагы. Якыннарыгызга бүләкләр турында уйлый башларга мөмкин. Башкаларның бәхетле елмаюларын күрү сезне дә сөендерәчәгенә ышанабыз.

Фото: https://pixabay.com/
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading