Шәһри Казан

Язгы урманга чакырам... бөре җыярга

Урамда яз исе. Кояш елмая. Гөрләвекләр ага. Кошлар сайрый. Көннәр дә җылынганнан-җылына бара. Күңел табигатькә ашкына. Халык табиблары исә язгы табигатькә чыгу ул матурлык белән хозурлану гына түгел, ә беренче язгы бөреләрне дә җыя торган чак, ди. Аларның әйтүенчә, бөреләрдәге биологик актив матдәләр организмдагы барлык алмашу процессына стимул булып тора....

Салкын тигәннән нарат бөресе
Мәңге яшел ылыслы агач һәркемгә таныш. Аның бөреләрен, гадәттә, салкын тиеп авырганда, сулыш юллары ялкынсынганда, бронхит вакытында, шулай ук ревматизмнан һәм тире авыруларыннан җәфаланганда файдаланалар. Буыннар авыртканда ике аш кашыгы бөрегә бер стакан кайнар су салып, «су мунчасы»нда ярты сәгать тотканнан соң, сөзеп алыгыз. Аз гына суынгач, көненә ике-өч тапкыр ашаганнан соң чирек стакан эчегез. Сулыш юллары ялкынсынганда исә төнәтмәдән ингаляция ясагыз. Моның өчен төнәтмәне чәйнеккә агызып, аны сүрән утка куегыз, борынына кәгазьдән торба ясап, аның аркылы сихәтле парны сулагыз. Бу процедураны көненә дүрт-биш тапкыр кабатлагыз. Авыз куышлыгы, тамак, югары сулыш органнары авырулары вакытында нарат бөресен чәйнәсәң генә дә була.

Стоматиттан каен бөресе коткара
Каен бөресеннән әзерләнгән төнәтмә сидек кудыру үзлегенә ия. Моның өчен бер аш кашыгы бөрегә ярты литр кайнар су салып төнәтегез һәм көненә өч мәртәбә ике-өч аш кашыгы эчегез. Стоматит, пародонтит вакытында исә ун гр кипкән бөрегә бер стакан кайнар су салып, 15 минут кайнатыгыз һәм сөзеп, стакан тулганчы су кушып, шуның белән авызыгызны чайкатыгыз.

Тирәкне майда кайнатабыз
Туберкулез, ревматизм, тоз утыру авырулары вакытында бер өлеш тирәк бөресенә ун өлеш спирт салып, өч атна төнәтегез һәм көненә өч-дүрт тапкыр 20-30 тамчы эчегез. Сидек куыгында ташлар булганда авыртуны басар өчен үсемлек маенда кайнатылган бөреләрне (бер өлеш бөрегә ун өлеш май исәбеннән) кулланырга мөмкин. Көненә өч мәртәбә ашаган вакытта берәр бал кашыгы эчегез. Әлеге май белән буыннар өчен компресс та ясарга була.

Авитаминозга каршы усак бөресе
Тоз утыру авыруы вакытында һәм тирләтү чарасы буларак, усак бөресеннән түбәндәге төнәтмә ярдәм итә: бер бал кашыгы чималга бер стакан кайнар су агызып, өсте ябык эмаль савытта «су мунчасы»нда 15 минут тотыгыз, 45 минут төнәткәч, сөзеп алып, көненә өч тапкыр ашар алдыннан берәр аш кашыгы эчегез.
Авитаминоз вакытында бер аш кашыгы усак бөресенә ярты литр кайнар су агызыгыз һәм 10-15 минут кайнатыгыз. Соңыннан яхшылап төреп, өч сәгать төнәтегез. Бал кушып, көненә өч тапкыр эчегез.
Бронхиттан җәфаланганда ике бал кашыгы ваклап туралган бөрегә бер стакан кайнар су агызып, 15 минут төнәтегез. Сөзеп алгач, аны көн дәвамында эчегез.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: