Шәһри Казан

Ыспай туңмас – калтырар

Гүзәл затларның 40 проценттан артыгының бу авыру белән очрашканы бар, ә 10 процентының хәтта берничә тапкыр. Ул елга ике-өч тапкыр да борчып алырга мөмкин. Ир-атлар, нәрсә икән бу, дип уйланып калса да, хатын-кызлар аны инде күптән аңлады. Сүз иң мәкерле авыруларның берсе - цистит (сидек куыгының лайлалы тышчасы ялкынсыну) турында...

Урамга чыга башласак, әти-әниләребез һәрвакыт, җылы итеп киен, билләреңне ачып йөрмә, дип кисәтергә ашыга. Күп вакытта бер колактан кереп икенчесеннән чыгып китә торган бу сүзләр, авыру эләктереп алгач, бик тиз искә төшә төшүен, әмма инде соң була. Ыспай туңмас - калтырар, сөякләре шалтырар, дигән такмак бу очракта бик тә туры килә. Туңсаң, авыру, гадәттә, үзен озак көттерми. Әмма, табиблар, бу цистит барлыкка килүнең төп сәбәбе түгел, ди. Күп вакытта ул - инфекцияле авыру: аны йә инде организмда яши торган микроблар барлыкка китерә (алар исә кеше туңса, иммунитеты какшаса «уяна»), йә инде инфекция читтән керә. Ни өчен бу авыру ир-атларда сирәк күзәтелә соң дигәндә, белгечләр аны организмның анатомик үзенчәлекләре белән аңлата.
Авыруны танып алу артык авырлыклар тудырмый, чөнки аны сизмәү һич кенә дә мөмкин түгел: һаман бәдрәфкә барасы килеп тору, кече йомышны үтәгәндә барлыкка килгән көчле авырту, оча тирәсендә авырту һәм кызышу, сидек куыгы һәрвакыт тулган яки бушап бетмәгән кебек тоелу - төп билгеләр шушылар. Авыру, нигездә, өченче-дүртенче тәүлектә әкренләп басыла, 7-10 көннән исә бөтенләй юкка чыга.

Дәвалану серләре
Циститны дәвалау комплекслы рәвештә алып барыла. Табиб дарулар билгели, шулай ук физиопроцедуралар да ярдәмгә килә, җылыткычлар кую да файдалы. Дару үләннәренең дә шифасы күп: нарат җиләге (брусника), кычыткан, сары мәтрүшкә төнәтмәләрен кулланыгыз, махсус үләннәр җыелмасын шулай ук даруханәләрдән дә алып була. Еш кына, авырту басылгач, дәвалануны туктаталар, әмма симптомнарның булмавы әле тулысынча дәваланып бетүне аңлатмый. Авыру, үзен сиздермичә, яшерен генә дәвам итәргә һәм хроник булып калырга мөмкин. Нәтиҗәдә, пиелонефрит та (бөерләр ялкынсынуы) барлыкка килә ала. Боларның барысын да кисәтү өчен, ахырга кадәр дәваланып бетү мөһим. Кискен цистит вакытында күбрәк ятып торырга һәм махсус диета тотарга да кирәк. Дәваланганда спиртлы эчемлекләр, борычлы, тозлы, майлы, ысланган, кыздырылган ризыклар һәм каһвәдән тыелып торыгыз. Пешкән ит һәм балык, яшелчәләр, сөт ризыкларына өстенлек бирегез. Организмга авыру белән көрәшергә ярдәм итәр өчен, С витаминына бай мүк җиләге (клюква) согы файдалы.
Кыскасы, авыруны сузмау һәм ахыргача дәваланып бетү мөһим, чөнки киресен эшләгән очракта, даруларның файдасы инде булмаска да мөмкин, бу вакытта операция таләп ителә.

Реклама

Иң мөһиме - туңмаска!
Цистит авыруын булдырмас өчен, туңмаска (кыш көне генә түгел, ә елның теләсә кайсы фасылында да), кысып торган кием кимәскә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, сидек куыгын тутырып йөрмәскә кирәк, шулай ук иммун системага начар тәэсир итә торган стресслардан да сакланыгыз, чөнки иммунитет какшаса, инфекция бик тиз үтеп керә ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: