16+

Йокысызлыктан интеккәндә, нишләргә?

Тәмле итеп йоклар өчен, төнгә бер стакан чия ашарга кирәк.

Йокысызлыктан интеккәндә, нишләргә?

Тәмле итеп йоклар өчен, төнгә бер стакан чия ашарга кирәк.

Әйе, нәкъ шулай. Моны хәтта галимнәр дә раслый. Ә менә кура җиләгенең кайнатмасын салкын тигән вакытта гына түгел, яман шеш авыруларына каршы чара буларак та ашарга кирәклеген беләсезме икән?

Кура җиләге

Эллагин кислотасы буенча әлеге җиләк рекордсмен булып тора. Шуңа да, белгечләр фикеренчә, ул яман шешкә каршы профилактика гына түгел, ә шешнең үзе белән көрәшүдә дә зур роль уйный. Аңарда ирекле радикалларны юк итәргә ярдәм итә торган антиоксидантлар да күп. Салкын тигәндә, температураны төшерүе дә билгеле.

Бакча җиләге

Туклыклы матдәләргә бай бакча җиләген (виктория) кем генә яратмый икән. Аңарда гипертония таралуга каршы көрәшә торган антоцианнар бар. Әмма җиләкнең файдасы аңарда гына түгел. Ул да, кура җиләге кебек үк, яман шешкә каршы тора ала. Бу беренче чиратта составындагы эллагин кислотасы белән бәйле. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, ул кандагы «начар» холестеринның күләмен киметә.

Чия

Аның составындагы антоциан йөрәк һәм кан тамырларын саклый, яман шешкә каршы көрәшә, шикәр авыруын булдырмый калырга ярдәм итә, симерүне кисәтә. Артрит, тоз утыру авыруы вакытында ялкынсыну процессын киметә. Чиядә безнең биоритмны көйләп тора торган мелатонин дигән гормон да бар. Техас университеты галиме Русел Рейтер, озак вакыт очкычта очканнан соң, бер стакан чия согы эчәргә куша. Йокысызлыктан да булышуын югарыда атап үткән идек инде. Кара карлыган Ул, составындагы пектин буенча, башка җиләк-җимешләр арасында чемпион санала. Пектин организмнан авыр металларны һәм агулы матдәләрне чыгара.

Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading