16+

Йомшак прәннекләр 

Чәй өстәленә үзегез пешергән прәннекләр.

Йомшак прәннекләр 

Чәй өстәленә үзегез пешергән прәннекләр.

 

Камыр өчен: 

500 мл сөт 

1 кг 250 гр он 

500 гр шикәр комы 

бер чеметем тоз 

100 мл көнбагыш мае 

32 гр ванильле шикәр комы 

60 гр камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель) 

2 йомырка 

2 йомырканың сарысы 

1 кг он 

Прәннек өстенә сөртер өчен крем: 

2 йомырка агы 

250 гр шикәр оны 

250 гр онга шикәр комы, тоз салып яхшылап болгатабыз. Сөтне кайнатып чыгарып, онга салып, төерләре калмасын өчен яхшылап болгатабыз. Камыр бераз суынгач, 2 йомырканы һәм 2 йомырканың сарысын (2 йомырканың агы кремына кала) салып туглыйбыз. Шуңа көнбагыш маен салабыз. Онның беразына камыр көпшәкләндергеч белән шикәрле ванильне салып бутыйбыз, аннары он салып камыр басабыз. Чама белән 1 кг он китә. Камыр йомшак булырга тиеш, кулга да ябышмасын. Камырны кисәкләргә бүләбез дә җәеп, стакан белән кисәбез. Калынлыгы 7-8 мм тирәсе була. Газ мичендә 20 минут тирәсе пешерәбез (газ миче кызып китсә, тиз дә пешәргә мөмкин.  

Шикәр онын аз-азлап салып, йомырканың агын миксер белән күпертәбез һәм суынган прәннекләр өстенә ягабыз. 

Әлеге рецепттан 2 кг прәннек чыга.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading