Шәһри Казан

Җырчы Айсылу Габдиновадан торт рецепты

Крем: 500 гр каймакка 1,5 стакан шикәр комы салып, шикәр эрегәнче әкрен генә утта тотабыз да салкын урынга куеп торабыз.

Камыр: 2 йомырка, 0,75 стакан шикәр комына аш серкәсендә сүндерелгән 1 бал кашыгы сода, 2 аш кашыгы каймак, 1,75 стакан он һәм ясаган кремның яртысын кушып болгатабыз. Коймак камыры куелыгында камыр килеп чыга. Шуннан өч җәймә ясап, 180 градуслы духовкада пешереп алабыз.

Калган кремга 100 гр ак май кушып болгатабыз.

Реклама

Җәймәләр өстенә крем сылыйбыз, крем өстенә юка гына телемләп киселгән банан тезәбез. Өстәге җәймәне шоколад, җиләк-җимеш белән бизәргә була.

Фотолар: instagram.com/aisylu_gabdinova

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: