16+

Җырчы Гөлсирин Абдуллинадан челтәрле белен рецепты

Бик күп төрле белән пешердем, иң ошаган рецепт шушысы булды!⠀

Җырчы Гөлсирин Абдуллинадан челтәрле белен рецепты

Бик күп төрле белән пешердем, иң ошаган рецепт шушысы булды!⠀

Моның өчен:
350 мл 3,5 процентлы җылытылган кефир
1/2 чәй кашыгы сода
2 йомырка
1/2 чәй кашыгы тоз
2 аш кашыгы шикәр комы
250 гр он
350 мл кайнатылган су
3аш кашыгы үсемлек мае кирәк.

Кефир җылы булырга тиеш. Аңа сода салып болгатабыз да 6 минутка калдырып торабыз. Аннары йомырка, шикәр, тоз салабыз. Он кушып,  төерләрен калдырмыйча яхшылап бутыйбыз. Кайнатылган суны агызып тиз генә болгатабыз, соңыннан май салабыз.
Беленне кызган табада гына пешерергә кирәк.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading