16+

Җырчы Лилия Муллагалиевадан карлыган кайнатмасы ясау РЕЦЕПТЫ

1,5 бокал суны кайнатма кайнатыласы савытка салабыз. Кайнап чыгуга, әкрен генә 11 стакан (минеке бокал) шикәрне болгата-болгата өстибез. Эреп беткәч, уртача утта 15 минут буе сироп кайнатабыз. Ул 15 минут кайнап утырырга тиеш.

Шул сиропка блендер белән болгатылган 18 стакан карлыганны (минем ассорти иде, виктория һәм кура җиләге дә куштым) салабыз. Көчле утта кайнатып чыгарабыз (болгатыгыз, төбе көймәсен). Утны уртача кызулыкта тотып, кайнатманы 10-15 минут чамасы кайнатабыз.

Кайнап утырган кайнатмага 20 стакан (минеке бокал) шикәр комын салабыз, болгатабыз, сүндерәбез. Шикәр комы эреп беткәнче болгатып торырга кирәк.

Кемнәрдер шикәр эреп бетүгә үк банкага тутырып куя. Мин башта суытам, аннары кабат кайнарлыйм һәм тутырам. Шулай итсәң, бервакытта да шикәрләнми. 

фото - җырчының шәхси архивыннан 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading