16+

Юл-транспорт һәлакәтен киметү өчен җәяүлеләргә 5 КИҢӘШ

Төрле күңелсез хәлләрдән саклану өчен түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз.

Юл-транспорт һәлакәтен киметү өчен җәяүлеләргә 5 КИҢӘШ

Төрле күңелсез хәлләрдән саклану өчен түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз.

1. Җәяүлеләр тротуар һәм җәяүлеләр өчен каралган юлдан гына атларга тиеш. Тротуар булмаса, юлның машина хәрәкәтенә каршы як читеннән атларга рөхсәт ителә.

2. Машиналар йөри торган юл читеннән тәүлекнең караңгы вакытында яки эңгер-меңгер вакытында җәяүлеләргә яктылыкны кайтаручы элементлар булдыру мөһим. Яктылык кайтаргыч элементны файдалану юл һәлакәте куркынычын 65 процентка киметә.

3. Юл аша чыкканда светофорның яшел уты янса да, тагын бер кат як-ягыгызга карап алыгыз, саклык турында онытмагыз.

4. Юлда барганда телефонга текәлү, смс-хәбәрләр язып бару куркыныч тудыра. Машина йөртүче, бигрәк тә кышкы юлда тиз генә туктый алмавын истән чыгармагыз.

5. Юлда колакчыннар киеп йөрү зыянлы. Кеше бу вакытта берни ишетми, күрми һәм берни дәшми.

 

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading