16+

Сине кимсетсәләр, үпкәләвеңне яшермә...

Күңелеңне яралаганнар икән, гаепне үзеңнән эзләмә. Педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова бу темага киңәшләре белән уртаклашты:

Сине кимсетсәләр, үпкәләвеңне яшермә...

Күңелеңне яралаганнар икән, гаепне үзеңнән эзләмә. Педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова бу темага киңәшләре белән уртаклашты:

Әгәр сине кимсеткәннәр икән (шул исәптән якыннарың), үзеңә булган ышанычны мактау белән генә кире кайтару кыен булачак. 

Сиңа үзеңне хөрмәт итәргә, яратырга, уникаль шәхес булуыңны танырга һәм бәхетле булырга хаклы икәнеңне аңларга туры киләчәк.

Үзеңне гаепләмә, битәрләмә, эчтән тырнама.

Күңелеңне яралаганнар икән, гаепне үзеңнән эзләмә. Кагыйдә буларак, бу очракта кемнедер үпкәләтергә теләгән кеше үзе гаепле, бу – аның көчсезлеге, куркуы һәм агрессиясе.

Канәгатьсезлегеңне күрсәтергә, әйтергә оялма. Сине кимсетсәләр, үпкәләвеңне яшермә. Моңа күңелеңә тигән сүз һәм гамәлләрнең сәбәпче булуын белсен ул кеше. 

Үзеңне яклауның иң яхшы һәм дөрес ысулы – кадереңне белмәүчеләр белән аралашуны туктату. Әгәр бу мөмкин түгел икән, максималь рәвештә дистанция сакла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading