16+

Үзе сары, үзе буялмаган

Май бәйрәмнәренә дә күп калмады. Май, дигәч, күз алдына иң элек авылга кайтып өй юулар, баздан бәрәңге чыгарулар, бакча казулар, кишер чәчүләр килеп баса. Кишер дигәннән, һәр бакчачы, гадәттә, үзе теләгән сорт яки гибридны үстерә. Берәүләр кышка саклый торганына өстенлек бирсә, икенчеләр аны согын алыр өчен үстерә. Ә өченчеләр исә...

Үзе сары, үзе буялмаган

Май бәйрәмнәренә дә күп калмады. Май, дигәч, күз алдына иң элек авылга кайтып өй юулар, баздан бәрәңге чыгарулар, бакча казулар, кишер чәчүләр килеп баса. Кишер дигәннән, һәр бакчачы, гадәттә, үзе теләгән сорт яки гибридны үстерә. Берәүләр кышка саклый торганына өстенлек бирсә, икенчеләр аны согын алыр өчен үстерә. Ә өченчеләр исә...

Кишерне җәй уртасында ук «кетердәтергә» теләүчеләргә Шантенэ сортын тәкъдим итәбез. «Киң җилкәле» Шантенэ авыр һәм балчыклы туфракта да яхшы үсә. Өйдә кечкенә балалар булса, кишер үстерү эшенә аларны да җәлеп итә аласыз. Софи, Пармекс һәм Внучка сортлары кечкенә булып үсүләре белән аерылып тора. Алар шулай ук 80-90 көндә өлгерә. Бу сорт кишерләрне кечкенәрәк контейнерларда да үстерергә мөмкин.
Кишер согын сыгып эчәргә яратсагыз, Нантская 4, Бейби F1, Самсон сортларына тукталыгыз.
Күп кенә хуҗабикәләр кышка яшелчә кабымлыклары һәм салатлар әзерли. Аларның барысына да кишер салына. Ә моның өчен исә югары уңыш бирә, тамыры 100 граммга кадәр җитә торган сортларны утырту кулай. Әйтик, Витаминная 6, Леандр, Лосиноостровская 13, Русский размер, Берликум Роял, Флакке агрони, Марлинка сортларын. Кишернең зур булып үсүе агротехникадан, ягъни күпме су сибүдән, ничек тукланудан, туфракның нинди булуыннан тора.
Кишерне кышка саклауга куяр өчен, соң өлгерә торган сортлар чәчегез. Аларның уңышны җыю алдыннан шикәре һәм коры матдәләре арта. Соңгылары тамыразыкның озак саклануы өчен кирәк. Югары уңыш бирә торган соң өлгерешле сортлар - Осенний король, Московская зимняя А 515 һәм Вита Лонга.
Кишер орлыклары алар бик вак, шуңа да аларны чәчү бик үк уңайлы түгел. Хәзер сатуда аларның күпкә җиңелләштерелгән вариантлары бар. Тукландыргыч матдәләр белән капланган каты өслекле орлыкларны утырту аеруча җайлы. Шулай ук лентага ябыштырып чыгылган орлыклар да эшне күпкә тизләтә. Бу очракта орлыклы лентаны алдан әзерләп куелган түтәлгә урнаштырып, өстенә туфрак кына сибәсе кала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading