16+

Журналист Алсу Исмәгыйлевадан волнушка (кызыл гөмбә, йөнтәс гөмбә) тозлау рецепты

Чиләк ярым волнушкадан дүрт ярты литрлы банка тозлы гөмбә чыга. Волнушка – әче гөмбә.

Журналист Алсу Исмәгыйлевадан волнушка (кызыл гөмбә, йөнтәс гөмбә) тозлау рецепты

Чиләк ярым волнушкадан дүрт ярты литрлы банка тозлы гөмбә чыга. Волнушка – әче гөмбә.

Тозлаганчы, аның эчесен чыгарып бетерү мөһим. Үземне белгәннән бирле, болай тозлыйбыз: волнушканы агып торган суда юабыз, аннары 40 минут тозлы суда пешерәбез дә, суын түгәбез. Аннары бик-бик тозлы, чыгымлы тозлы суда 20 минут пешерәбез дә, банкаларга дыңгычлап тутырабыз. Банкага сарымсак, карлыган яфрагы, хрен яфрагы, борчаклы борыч, чия яфрагы, имән яфрагы салабыз. Ябар алдыннан рассолны да агызабыз. Банка күзеннән тулырга тиеш. Капкачын япкач, бер кырын ачып, банка эчендәге һаваны чыгарырга онытмагыз. Гөмбәне озак тотарга ярамый, Яңа елга кадәр ашап бетерәсе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading