16+

Журналист Эльмира Сираҗидан коймак торты рецепты

Тәмле әйбер ашыйсы килә, Ә катлаулы рецептлар белән баш катырасы килмиме?

Журналист Эльмира Сираҗидан коймак торты рецепты

Тәмле әйбер ашыйсы килә, Ә катлаулы рецептлар белән баш катырасы килмиме?

Алайса, КОЙМАК ТОРТЫ пешереп карагыз.Үзе тәмле, үзе җайлы! Бездә беркайчан да ашалып бетми калганы юк, чәй янында ук хәл ителә.
Башта коймак пешерәбез. Мин менә бу рецепт белән пешерәм:
2 стакан чамасы кефир яки ачыган сөткә 2 йомырка сытабыз, 1 аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы сыек май салып, он өстәп, каймак кебек куе камыр ясыйбыз, кашык басып торырлык булсын. Аннары 1 стакан сөтне кайнатабыз, күперә башлауга, ярты бал кашыгы сода салып тиз генә туглыйбыз да шул сөтне камырга салабыз. Җайлап кына кашык белән генә болгатабыз да, шунда ук кызган майлы табада пешерә дә башлыйбыз. Әзер коймакларны тәлинкәгә өя барабыз.
КРЕМ болай ясала: 1 стакан каймакка (күбрәк тә ярый) ярты стакан шикәр комы салып сүрән утта куерганчы пешерәбез, аннары шул крем белән коймакларны майлап өябез. Өстен җиләкләр белән бизәсәгез, матур була. Мин алай мәшәкаталәнеп тормыйм, болай да тәмле.
Чәйләрегез тәмле булсын!

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading