16+

Зәвыксыз күренәсең килмәсә, урамга яланбаш чыкма

Кыш көне урамга яланбаш чыгарга ярамаганлыгын һәркем белә, ә менә аның стильгә дә зур зыян китерүен беләсезме икән? Димәк, бүген баш киеме сайлыйбыз.

Кыш көне урамга яланбаш чыгарга ярамаганлыгын һәркем белә, ә менә аның стильгә дә зур зыян китерүен беләсезме икән? Димәк, бүген баш киеме сайлыйбыз.

Бу сезонда дизайнерлар баш киемнәренең әллә ничә төрле вариантын тәкъдим итә, шуңа да һәр кеше үз зәвыгына, үз стиленә туры килгәнен сайлый ала. Быел барлык коллекцияләрдә дә диярлек табигый һәм ясалма мехтан тегелгән бүрекләр зур урын алып тора. Без күрергә һәм кияргә ияләшкән аксыл, коңгырт, каһвә, чия төсендәгеләрдән тыш, кыюраклар өчен модельерлар шәмәхә һәм куе кызыл төстәгеләрне дә тәкъдим итә. Алар брошка яки ясалма чәчәкләр белән дә бизәлгән булырга мөмкин. Бу сезонда ретро стиле дә актуальлеген югалтмый.
Сезонның тренды - йомшак йонлы зур «кыңгырау» бүрек. Ә оек-башлык фасоны шәһәр модасы өчен бигрәк тә актуаль булачак. Бу сезонда ул мехлы да, бәйләнгән дә булырга мөмкин. Оек-башлык моделе «Вампир көндәлеге» фильмы дөнья күргәч аеруча популярлашты, хәтерләсәгез, киноактриса Нини Добрев гел шундый шапка киеп йөри. Модага керәчәк трикотаж шапкалар этник мотивлар белән баетылган. Этник стиль спорт костюмнарында да үз урынын алачак. Быел аеруча Норвегия бизәкләре модада. 80 нче еллар стилендә киенүчеләргә чалма-башлык кию отышлы булыр.
Быелгы кышкы сезонда хәтта колакчынлы бүрекләр дә трикотаждан тегеләчәк. Күннән һәм мехтан тегелгәннәре дә модадан төшеп калырга уйламый. Бу сезонда да аларны рәхәтләнеп кия аласыз.
Гади трикотаж шапкалар сайлаганда, аларның кара, яшел һәм куе кызыл төстәгеләренә өстенлек бирсәгез, оттырмассыз.
Бейсболка һәм милитар стильдәге козыреклы фуражкалар, атлас, юка киез, йон тукымадан, аклы-каралы төстәге тукымалардан тегелгән кепкалар да актуаль булачак. Иң модалы төсләр: ачык соры, зәңгәрсу, яшькелт, сары, алсу, коңгырт һәм лаванда төсләре.
Мода белән бергә атлыйм диючеләргә козыреклы кепкаларга, брошка кадалган, бантик һәм төрле төймәләр белән бизәлгән күләмле кепкаларга игътибар итәргә кирәк.
Модельерлар тәкъдим иткән башлыкларны ошатмасагыз, алар урынына шәл, яулык яки палантин бәйли аласыз. Нәрсә бәйләсәгез дә ярый, тик урамга яланбаш кына чыга күрмәгез, хәзер баш киемсез йөрү модада түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading