16+

30 ноябрьдә Казан йортларында су яшел төскә керергә мөмкин

Зыянлы түгел, диләр.

30 ноябрьдә Казан йортларында су яшел төскә керергә мөмкин

Зыянлы түгел, диләр.

30 ноябрьдә Казанда җылыүткәргечнең су агу урыннарын ачыклау буенча эшләр башкарылачак. Бу максатлар өчен Казан ТЭЦ-2-сеннән магистраль җылылык үткәргечләре суына яшел төстәге Уранин-А буягычы кертеләчәк.

«Яшел су» аккан очракта шәһәрнең Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләрне,»яшел су» ачыкланган очракта, шул исәптән кайнар су белән тәэмин итү краннарыннан, предприятиенең диспетчерлык хезмәтенә түбәндәге телефон аша хәбәр итүне сорый:+7(843)291-87-95 (күпканальле).

«Уранин-А» буягычы җылылык белән тәэмин итү системаларында куллануга кертелгән һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зыянсыз булган индикатор сыйфатында рөхсәт ителгән, дип билгеләп үтәләр Торак-коммуналь хуҗалык комитетында.

Чыганак: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading