16+

Балалар бакчасын алыштыру сервисыннан елына бер тапкырдан да артыграк файдаланып булмый

Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында республикада яшәүчеләр өчен яңа сервис барлыкка килде. Хәзер мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре электрон чиратка кую турындагы мәгълүматны үзләре үзгәртә ала.

Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында республикада яшәүчеләр өчен яңа сервис барлыкка килде. Хәзер мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре электрон чиратка кую турындагы мәгълүматны үзләре үзгәртә ала.

Балалар бакчасын алмаштыру өчен, алдан бирелгән гаризаны онлайн-режимда төзәтергә кирәк. Бу хакта Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моңарчы ата-аналар, тапшырылган гаризада балаларын йөртергә теләгән бакчаны үзгәртү өчен, мәгариф идарәсенең район бүлегенә килергә тиеш иде.

– Хәзер исә моны Татарстан дәүләт хезмәтләре порталының «Балалар бакчалары» бүлегендә «Алдан тапшырылган гаризада балалар бакчасын үзгәртү» сервисы ярдәмендә башкарырга мөмкин. Электрон гаризада мәктәпкәчә учреждениене алыштыргач, моннан алдагы балалар бакчасындагы чираттагы урын юкка чыгарыла, – диелә Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Ата-аналар балалар бакчасын алыштыру сервисыннан елына бер тапкырдан да артыграк файдалана алмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading