16+

Башкала җылыту сезонына әзер

Казан 15 сентябрьгә җылыту сезонына әзер булачак, социаль объектлар инде җылы бирүгә әзер, дип җиткерде дүшәмбе көнне мэриядә шәһәрнең Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.

Казан 15 сентябрьгә җылыту сезонына әзер булачак, социаль объектлар инде җылы бирүгә әзер, дип җиткерде дүшәмбе көнне мэриядә шәһәрнең Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.

Гыйниятуллин сүзләренчә, җылылык бирү көне әлегә төгәл ачыкланмаган, чөнки Казанда бу атнада тагын җылы көннәр көтелә. Гадәттә, шәһәрдә җылыту сезоны сентябрь ахырында старт ала.

"Җылыту чорына әзерлек эшләре план буенча бара, 15 сентябрьгә әзер булачакбыз. Кеше даими була торган социаль объектлар инде җылы бирүгә әзер. Җылыту сезоны башлану турындагы проект карары килештерүдә, сезон башлану һава шартларыннан тора. Бүгенге көндә уртача тәүлеклек температура 13,9 градус, бу атнада әле җылы көннәр көтелә. Гадәттә, шәһәрдә җылыту сезоны сентябрьнең соңгы декадасына туры килә", - дип белдерде Искәндәр Гыйниятуллин.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading