16+

Бүген "Россия без террора" документаль фильмның соңгы сериясе күрсәтелә

Бүген сәгать 22:20дә "Россия без террора" документаль фильмның соңгы сериясе - "Россия без террора. Чечня. Возрождение" фильмы эфирга чыга. Фильмны эшләүчеләрне телетамашачыларның фикере дә кызыксындыра. Татарстанда яшәүчеләр фильм хакындагы фикерләрен opinion@tatar-inform.ru. электрон почтасына җибәрә ала. "Ун ел элек кенә ике сугышны күргән Чечня республикасы хәрабәләрдә генә тора иде. Анда бернинди...

Бүген сәгать 22:20дә "Россия без террора" документаль фильмның соңгы сериясе - "Россия без террора. Чечня. Возрождение" фильмы эфирга чыга.

Фильмны эшләүчеләрне телетамашачыларның фикере дә кызыксындыра. Татарстанда яшәүчеләр фильм хакындагы фикерләрен opinion@tatar-inform.ru. электрон почтасына җибәрә ала.

"Ун ел элек кенә ике сугышны күргән Чечня республикасы хәрабәләрдә генә тора иде. Анда бернинди сәнәгать тә, мәгариф, социаль яклау, сәламәтлек саклау оешмалары да юк иде. Эшсезлек, җимереклек, ялган ислам астына яшеренгән ваххабитлар гына бар иде. Гуманитар катастрофа булмасын өчен җирле хакимият тиешле карарлар кабул итәргә тиеш булды. Бүген исә Чечня чәчәк аткан республика. Анда дини экстремизмга урын юк!" - дип анонслыйлар әлеге серияне фильмны эшләүчеләр.

Исегезгә төшерәбез, Сириядәге вазгыятькә багышланган "Россия без террора. Завербованные смертью" дигән беренче фильм 6 октябрьдә күрсәтелде. 14 октябрьдә - "Россия без террора. Татарстан. Испытание на прочность", 20сендә - "Россия без террора. Дагестан. Война и мир", 21ендә - "Россия без террора. Мусульманские святыни" фильмнарын карадык.

Документаль фильмнар реаль кеше язмышларына, илдә һәм дөньяда барган фактлар һәм вакыйгаларга нигезләнгән.
Циклның максаты - халыкка террорчылык эшчәнлегенең асылы, аның зур куркыныч тудыруы хакында мәгълүмат бирү; милләтара һәм конфессияара дуслык нигезендә социаль тынычлык һәм хезмәттәшлек, бердәм җәмгыять идеяләрен пропагандалау; Россия халыклары мәдәниятләренең күптөрлелеген, традиция һәм гореф-гадәтләрне күрсәтү; илебез территориясендә урнашкан изге җирләргә игътибарны җәлеп итү.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading