16+

Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышларында катнашырга ашыгыгыз!

Казанда иртәгә, 10 февральдә, “Россия чаңгы юллары-2018” Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышлары була.

Казанда иртәгә, 10 февральдә, “Россия чаңгы юллары-2018” Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышлары була.

Спорт чарасы берьюлы өч мәйданда үткәрелә. Горки-Әмәт урман паркында – Совет, Идел буе һәм Вахитов районнары. Гаврилов урамы буенча Казансу ярында – Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары.

Төп старт Юдино бистәсенең “Локомотив” стадионында бирелә. Биредә Киров һәм Мәскәү районнары, республика һәм шәһәр оешмалары җитәкчеләре катнаша. Чаңгыда узышу буенча ГТО нормасын да тапшырып булачак.

Ярышларда катнашу өчен Үзәк стадионның матбугат үзәгендә теркәлергә һәм спорт комплекты алырга кирәк. Үзәк 9 февраль көнне дә 10.00-16.00 сәгатьләрдә эшли. Адресы: Ташаяк урамы, 2а. Телефон: 8 (843) 590-91-62.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading