16+

Һәлакәткә очраган вертолет турында төгәл мәгълүмат юк

Алтай республикасының Телецкое күле акваториенда Robinson-66 вертолеты һәлакәткә очраган.

Алтай республикасының Телецкое күле акваториенда Robinson-66 вертолеты һәлакәткә очраган.

Бортта 5 кеше очканлыгы билгеле. Анда пилот Дмитрий һәм Елена Ракитскийлар, Алтайның элеккеге вице-премьеры Анатолий Банных, Мәскәүнең «Хелипорт» вертолет комплексы генераль директоры урынбасары Мария Козинцева һәм Глеб Вореводин булган.

68 кешедән торган коткаручылар группасы Яйлю поселогында hава торышының яхшырганын көтәргә мәҗбүр, дип хәбәр итә ТАСС. Көчле җил hәм томан коткару эшләрен башларга комачаулый.

Экипаж һәм аның пассажирлары турында әлегә төгәл мәгълүмат юк.



«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading