16+

Урманчылар урман орлыгы чималын әзерли

Ел башыннан бирле республикада 110,5 кг ылыслы токым орлыгы әзерләнде, аның 73 кг - нарат, 30 кг - чыршы, 5 кг - карагач, 2,5 кг - пихта, дип яза Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы.

Ел башыннан бирле республикада 110,5 кг ылыслы токым орлыгы әзерләнде, аның 73 кг - нарат, 30 кг - чыршы, 5 кг - карагач, 2,5 кг - пихта, дип яза Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы.

Быел орлык әзерләү эшләре тизрәк алып барыла һәм календарь елы башына карата күләмнәре дә, узган ел белән чагыштырганда, 24 процентка күбрәк. Урман орлыкларын төрле ысуллар белән әзерлиләр: үсеп утыручы агачлардан (ылыслы токымнарның күркәләре), җир өслегеннән (имән орлыклары) һәм киселгән агачлардан җыеп алалар. Нарат һәм чыршы орлыкларын әзерләү эшләре файдаланудагы төп агачлар киселгәч башкарыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading