16+

Владимир Путин: «БДИның төп казанышы - төбәкләрдәге чыгарылыш сыйныф укучыларының башкала югары уку йортларына күпләп укырга керә алуы»

Владимир Путин: «БДИның төп казанышы - төбәкләрдәге чыгарылыш сыйныф укучыларының башкала югары уку йортларына күпләп укырга керә алуы»

БДИның төп казанышы - төбәкләрдәге чыгарылыш сыйныф укучыларының башкала югары уку йортларына күпләп укырга керә алуы, дип билгеләп үткән Россия Президенты Владимир Путин "Сириус" мәктәбендә укучылар катнашында "Владимир Путин белән зурларча сөйләшү" программасы барышында. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр итәләр.

- Хәзер илнең әйдәп бара торган югары уку йортларында укучыларның 60 проценттан артыгы - Мәскәүдән дә, Петербургтан да түгел, төбәкләрдән. Россиядә яшәүче талантлы балалар өчен бу географияне киңәйтте", - дип җиткерә Президент.

Путинның фикеренчә, Бердәм дәүләт имтиханы бернинди тискәре йогынты тудырмый. БДИ кертелгәнче, илнең эре югары уку йортларына төбәкләрдән килеп укучылар бик аз күләмдә булган, бары 10-15 проценты гына кереп укый алган, хәзер исә зур үсеш бара.
- Һәм бу, билгеле, БДИның плюсы, шулай да БДИны камилләштерергә кирәк, сүз дә юк, кирәк, - дип өстәгән Путин.

Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, быел БДИны тапшыруда 703 мең кеше катнашкан, аларның 617 меңе - быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары. 5,5 мең кабул итү пункты эшләгән. Быел 300 балл җыючы 21 кеше булган, бу - рекордлы сан.



















Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading