16+

Йорт хайванына электрон билет сатыла башлый

Йорт хайваннары белән сәяхәт итәргә яратучылар өчен электрон билет сатыла башлый. Бу хакта Россия тимер юллары җәмгыяте хәбәрендә әйтелә, дип җиткерә «Российская газета».

Йорт хайваннары белән сәяхәт итәргә яратучылар өчен электрон билет сатыла башлый. Бу хакта Россия тимер юллары җәмгыяте хәбәрендә әйтелә, дип җиткерә «Российская газета».

Поездга утырганда пассажир, песиенә йә башка хайванына урын өчен, махсус контроль купон күрсәтергә тиеш була. Шулай ук аның кулында ветеринардан хайванның прививка алганлыгы һәм сәламәт булуы хакындагы белешмә дә булырга тиеш.
Әлегәчә йорт хайванын үзең белән поездда алып бару өчен билет яки кул йөген үзең белән алу турындагы квитанцияне вокзалга килеп, еракка бара торган поездлар кассасына мөрәҗәгать итеп алырга кирәк иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading