16+

Зәйдәге юл һәлакәтендә зыян күрүче 7 кеше хастаханәләрдә дәвалана

Зәйдә булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүче 7 кеше Татарстан хастаханәләрендә дәвалануларын дәвам итә. Аларның икесенең хәле уртача дәрәҗәдә дип бәяләнә, 5сенең хәле чагыштырмача яхшы.

Зәйдә булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүче 7 кеше Татарстан хастаханәләрендә дәвалануларын дәвам итә. Аларның икесенең хәле уртача дәрәҗәдә дип бәяләнә, 5сенең хәле чагыштырмача яхшы.

Татарстан Сәләмәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алар Республиканың Клиник Хастаханәсендә, ПАО "Татнефть" һәм Әлмәт медик-санитар үзәгендә һәм Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә дәваланалар.

Исегезгә төшерәбез: 2 июльгә каршы төндә, Зәй шәһәре янында, юнәлеш уңаена хәрәкәт иткән автопоезд ("Камаз" йөк машинасы "Ман" йөк машинасын буксирга алган була) белән бәрелешкәннән соң, "Самара-Ижау" пассажир автобусы уң ягына ава һәм яна башлый. Бу фаҗигада 14 кеше һәлак була, шуларның 4се балалар. 12 кешене, шул исәптән автобус йөртүчесен дә, хастаханәләргә озаталар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading