Министр сүзләренчә, медаль белән гаилә законнары таләпләре нигезендә җиде һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче яисә тәрбияләгән гаиләләр бүләкләнәчәк. Гаиләдә кимендә бер балигъ булмаган бала булуы мөһим. Медаль җиде бала да исән-сау булып, җиденче балага җиде яшь тулгач бирелә.
«Бүләккә Татарстанда кимендә 10 ел яшәгән, социаль җаваплы гаилә төзегән, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, балаларның сәламәтлеге, белеме, физик, рухи һәм әхлакый үсеше турында тиешенчә кайгыртуны тәэмин итүче ата-аналар яисә тәрбиягә бала алучылар тәкъдим ителәчәк. Ата-ананың берсенә медаль белән бергә 100 мең сум акча да биреләчәк», — диде Эльмира Зарипова.
Комментарийлар
0
0
Татарстанда Бер-ике гаилэ булырга момкин бу талэплэргэ туры килэ торган, олылыклап язмасагыз да була иде инде аны
0
0