Реклама
Татарстанда COVID-19 йоктыруның 53 яңа очрагы ачыкланган. Аларның 3се читтән ияреп кайткан, 50се элемтә аша ияргән.
8 кеше хастаханәгә салынган, 45 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар яшьләре буенча түбәндәгечә бүленә:
18 яшькә кадәр – 1
18дән 30га кадәр – 5
30дан 50гә кадәр – 23
50дән 60ка кадәр – 10
60тан 70кә кадәр – 9
70тән 80гә кадәр – 5
80нән 90га кадәр – 0
90нан югары – 0
Яшәү урыннары буенча:
Казан – 40
Чаллы – 3
Югары Ослан – 1
Чүпрәле – 1
Яшел Үзән – 4
Лаеш – 1
Питрәч – 1
Саба – 1
Сарман - 1
5 ноябрь көненә Татарстанда коронавирус йоктыруның 8649 очрагы теркәлгән. 7676 кеше, шул исәптән узган тәүлектә 32 кеше дәваланган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз