16+

Аэропортта калган 150 меңләп турист өенә кайта алмый

Аэропорт эшчәнлеге туктатылган Россия төбәкләрендә якынча 150 мең турист калган.

Аэропорт эшчәнлеге туктатылган Россия төбәкләрендә якынча 150 мең турист калган.

Аларның күбесе Кырымда һәм Краснодар краенда, дип хәбәр итә Ростуризм. 

Аэропортта калган кешеләргә поезд һәм автобусларда өйләренә кайтырга киңәш ителә. Кайбер туристлык операторлары үзләренең туристлары өчен автобус рейслары әзерли. 

Ростуризм кунакханәләргә мөрәҗәгать итеп, туристларның хәленә керүләрен, өстәмә көннәр өчен акча алмауларын үтенә. 

Аэропортларда калган туристлар +7(800)200−34−11 номеры буенча “кайнар линия”гә шалтырата ала. 

Исегезгә төшерәбез, Россиянең 12 шәһәрендә аэропортлар ябылган. Татарстан аэропортыннан да көньяк шәһәрләргә рейслар туктатылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading