Шәһри Казан

Анастасия Заворотнюк турындагы хәбәр ялган?!

Телевидениедә һәм радиода алып баручы булыпэшләүче Алла Довлатова Анастасия Заворотнюкның онкологиядән интегүе, аны ясалма комага җибәрүләре турындагы хәбәрне ялган дип белдергән.

Бу хакта  «Дни24» хәбәр итте.

Алла Довлатова Заворотнюкның рәсми вәкиле буларак ире аның сәламәтлеге турында сөйләмичә, теләсә нинди хәбәрләргә ышанмаска куша. Аның фикерен журналист Армен Гаспарян да куәтли.

Реклама

Анастасиянең онкология белән авыруы турындагы хәбәр узган ай ахырында таралды. Башта ул Польшада дәвалау курслары узган, уңай нәтиҗәләр булмагач, Мәскәүгә кайткан.

Анастасиягә икенче операцияне ясаганнар. Хәзерге вакытта ул яткан палатадан телевизор, телефоннарны алганнар. Аның бүлмәсе янына сакчылар куелган, чөнки анда керергә теләүчеләр бихисап, ди.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: