Шәһри Казан

Анастасия Заворотнюкның элеккеге ире: «Мин аны коткару өчен барысын да эшләдем»

Анастасия Заворотнюк яман шеш белән көрәшеп ята, аның гаиләсе белер-белмәс теләсә нинди хәбәр таратмауны үтенә, ә аның элеккеге ире Дмитрий Стрюков интервью биреп йөри.

Танылган "няня"ның элеккеге ире StarHitка аның элеккеге проблемалары турында сөйләгән.

Реклама

Заворотнюк АКШта яшәгән вакытта риэлторлык белән шөгыльләнгән. Әмма бер сату-алу вакытында хокук сакчыларына бер документ шикле тоелган һәм аны кулга алганнар. Дмитрий Стрюков шундук килеп аны коткару өчен барысын да эшләве турында сөйләгән.
– Аны ялган документ ясаганы өчен кулга алдылар. Мин Настяны коткару өчен барысын да эшләдем. Үземнең адвокатларым ярдәмендә аны чыгардым, әмма аңа ишеккә күрсәттеләр, ягъни аны илдән кудылар, дип сөйләгән ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: