Шәһри Казан

Һава торышы начарая, юлларда сак булыгыз

26 февральдә Татарстан Республикасында күз күреме 1000 м га кадәр буран, 17 м/с җил чыгуы, юлларда көчле бозлавык көтелә.

Реклама

Автомобильнең төзек икәнлеген тикшермичә юлларга чыкмагыз. Шулай ук иминлекне тәэмин итә торган тизлекне сайларга тырышыгыз. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә юлга каршы хәрәкәт итү полосасына чыкканда, сак булыгыз. Иминлек каешларын эләктерергә онытмагыз. Катлаулы һава шартлары җәяүлеләрдән дә зур саклык таләп итә. Алар бары тик җәяүлеләр кичүе һәм светофорның рөхсәт итү сигналына гына чыгарга тиеш. Юл аркылы чыкканда кечкенә баланы кулыгыздан җибәрмәгез. Яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллануга аерым игътибар бирергә кирәк. Юл аша чыкканда да, олы юлларда да җәяүле ерактан ук күренергә тиеш.
Татарстан Республикасы буенча Эчке Эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе юлдагыларны игътибарлы, сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зарурилыгы турында искә төшерә. Юлда гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта 8(843)5333888 телефоны буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: