Ел башыннан Татарстан авылларында 2 мең 320 хатын-кыз бер тапкыр бирелә торган түләү алган.
Беренче бала өчен – 1909 кеше һәм өченче бала өчен 411 кеше түләүләргә ия булган. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
2018 елның 1 гыйнварыннан Татарстанның авыл җирлегендә беренче һәм аннан соңгы балалар тууны өстәмә стимуллаштыру өчен чаралар кертелде. Бер тапкыр бирелә торган түләүләр Татарстан авылларында 3 елдан артык яшәүче хатын-кызларга бирелә.
Беренче баласын тапкан 25 яшькә кадәрге хатын-кызлар 50 мең сум акча ала. Өченче һәм аннан соңгы баласын тапкан 29 яшькә кадәрге хатын-кызлар 100 мең сум акчага ия була. Әлеге түләүләр 2018 елның 1 гыйнварыннан 2020 елның 1 ноябренә кадәр авылда яшәүче 6 мең 638 хатын-кызга түләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Бу түләүләргә (50000) беренче бала 25 яшькә кадәр 2008 елда туганнар керәме соң
0
0