Шәһри Казан

Балачак бәйрәмен кайда үткәрергә?

Бүген 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Бу уңайдан балалар өчен Казанда күп кенә чаралар узачак. Хәер, алар инде берничә көн элек үк башланган иде. Бүген балачак бәйрәмендә гаилә белән кайда барырга соң?

Кремль тыюлыгы янында сәгать 11.00-15.00 гә кадәр "Без Кремльне яратабыз" дигән фестиваль узачак. Балалар өчен күңелле сюрприз: барысына да бушлай туңдырма таратачаклар. Шулай ук монда бию буенча мастер-класслар да күрсәтеләчәк, балалар иҗат коллективлары чыгышлар ясаячак. 1 июньдә бер яшь тулган балаларны туган көннәре белән котлаячаклар. Рок мәктәбендә укучы балаларның рок җырлаганын да тыңлау мөмкинлеге булачак.

"Салават күперендәге балалар" театраль студиясе кунаклар өчен "Казан хәзинәсе" дип исемләнгән мюзикл әзерли. Балаларга шулай ук асфальтта, кәгазьдә рәсем ясау мөмкинлеге булачак, талантлы яшь рәссамнарның күргәзмәсен дә күреп булачак. Шәһәр экология-биология үзәге балалар үзләре үстергән үсемлекләр белән таныштырачак.

Горький паркы
Монда бәйрәм 13.00 сәгатьтә башланачак. "Балачак - могҗизалар иле" дип аталган шоу программада балаларны төрле уеннар, яраткан мультфильм геройлары, ярышлар, клоуннар көтә. Шулай ук балалар катнашында концерт прогаммасы әзерләнгән. Хәйрия ярминкәсе дә узачак.

Балаларны караоке, аквагрим, гадәти булмаган химик тәҗрибәләр, башка күп кенә кызыклы вакыйгалар көтә.

Татарстанның милли музеенда исә бүген сәгать 11 00 дә балаларны "Музей бумы: борынгылыкка сәяхәт" дип исемләнгән уенга чакыралар. Әлеге чарада балалар Татарстанның тарихы белән таныша алачак. Шулай ук күп кенә кызыклы ярышлар узачак. Балалар мичтә кунакта да булачак, алтын куллы осталар эшләрен дә күрә алачак, тәмләп чәй дә эчәчәк.

Балалар тимер юлы
Сайтыбызда алдан хәбәр иткәнебезчә, бүген барлык балалар өчен бу үзенчәлекле поездда йөрү башлай булачак. Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан монда да күп кенә чаралар үтәр дип көтелә. Беренче рейс Залесный бистәсендәге Казан тимер юлы транспорт техникумы янындагы тукталыштан сәгать 10.00 дә кузгалып китәчәк.

КФУның зур планетариесе
Яшел Үзән районы Октябрьский бистәсендә урнашкан Зур планетарийдә дә бу көнне 15.00дән алып 21.00 сәгатькә кадәр бәйрәм чаралары узачак. Балалар галактикалар буйлап сәяхәт итәчәк, үзләре ясаган ракеталарны җибәрәчәк.

21.20 сәгатьтә тагын да кызыклы вакыйга: балаларга телескоп аша төнге күкне күрсәтәчәкләр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: