Шәһри Казан

Беләге юаннар да, белеме булганнар да кирәк

Казанда 13 ноябрьдә “Яшь һөнәр ияләре” (WorldSkills Russia) Татарстан төбәк чемпионатына старт бирелде.

Татарстан хөкүмәте, Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Һөнәри белгечлекләрне үстерү үзәге” коммерциячел булмаган автоном оешма тарафыннан оештырыла әлеге бәйге.
- “Ворлдскиллс” эшче һөнәрләре буенча Казанда узган Дөнья чемпионатыннан соң, һөнәри осталыкка яңа бәйгеләр башлыйбыз. Илебез фәнни-техник үсештән артта калырга тиеш түгел. Көчле һәм белемле эшчеләр бик кирәк. Татарстанда бүген 37 ресурс үзәге эшли, аларда төрле һөнәрләргә өйрәтелә. Кукмарадагы балалар бакчаларында ук һөнәр дәресләре үткәрелә. Ул дәресләр уен гына булса да, сабыйда һөнәрләргә кызыксыну уяна, - дип әйтеп үтте республика Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов төбәк чемпионатын ачу тантанасында.

Россия һөнәри берлекләрне үстерү агентлыгының техник директоры урынбасары Сергей Шабельников та чепионатта катнашучыларга уңышлар теләде.
- Ворлдскиллс хәрәкәтендә Татарстан югары дәрәҗә тота. Уңышлар үз һөнәреңне яратудан килә. Әгәр һөнәреңне яратмыйсың икән, уңышка ирешү авыр. Җиңүләр яулап, Россия чемпионатына чыгуга, Дөнья чемпионатларында да катнашуга ирешегез! - диде ул.

Реклама

Һөнәри уку йортларында белем алучыларның – “Яшь һөнәр ияләре” һәм мәктәп укучыларының “Ворлдскиллс Юниор” бәйгесендә 1170 конкурсант катнаша, аларның эшен 1003 эксперт күзәтеп-бәяләп тора.

Татарстан чемпионаты 7 декабрьгә кадәр 43 мәйданчыкта бара. Бәйге Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск шәһәрләрендә, Сарман, Тәтеш һәм Буа районнарында, шулай ук Иннополис фәнни шәһәрчегендә уза.

Автор фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: