16+

Әгәр юл һәлакәтенә эләккән булса?!

11 марта 2025, 14:56
2260
0
1
Уку өчен 2 минут

Казан буйлап патрульлек иткән автоинспекторлар 5 яшьлек баласын утырткан исерек хатынны туктатканнар. Аның машина йөртү таныклыгы да булмаган...

Казан буйлап патрульлек иткән автоинспекторлар 5 яшьлек баласын утырткан исерек хатынны туктатканнар. Аның машина йөртү таныклыгы да булмаган...

 

ДАИ хезмәткәрләре Пушкин урамында бер җиңел машинаны туктаткан. Руль артында утырган 30 яшьлек хатын-кызның исерек булуы ачыкланган. Хәсрәт-ана үзе белән машинага 5 яшьлек баласын да утырткан булган.

Хатын-кыз медицина тикшерүеннән баш тарткан, ләкин полицейскийлар машинасында юл кагыйдәләрен бозу буенча документлар рәсмиләштерү вакытында йоклап киткән. Полиция хезмәткәрләре бала өчен ашыгыч ярдәм чакырткан, машинаны махсус тукталышка алып киткәннәр, ә хатын-кызга җинаять эше кузгатканнар.

Бу хатынның исерек кенә түгел, аның машина йөртү таныклыгы да бөтенләй булмаган. Бәхеткә, бу хатынның юлында ГАИ хезмәткәрләре очраган. Әгәр юл һәлакәтенә эләккән булса?!
Автомобильне шунда ук штрафстоянкага җибәргәннәр.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading