16+

Татарстан журналистикасы югалту кичерә

11 марта 2025, 15:07
3736
0
0
Уку өчен 2 минут

«Чаллы ТВ»ның элеккеге операторы Алмаз Хаҗиев махсус хәрби операциядә һәлак булган.

«Чаллы ТВ»ның элеккеге операторы Алмаз Хаҗиев махсус хәрби операциядә һәлак булган.

Бүгенге көнгә кадәр хәбәрсез югалган булып саналды.

1993 елдан "Чаллы ТВ" телерадиокомпаниясендә оператор булып эшләгән, соңыннан КФУда журналистика факультетында укыткан Алмаз Хаҗиев һәлак. Бу хакта «Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясе хәбәр иткән. Ул 2023 елның июлендә үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән. Августтан элемтәгә чыкмый башлаган. Бүгенге көнгә кадәр хәбәрсез югалган булып саналган. 7 мартта аны һәлак булган хәрбиләр арасыннан тапканнар.  

«Ул ил өчен гомерен бирде. Без, балалары тыныч илдә яшәсен өчен тырышты. Чын ир-атларга хас батырлык күрсәтте. Хөрмәткә лаек. Кызганычка каршы, нәтиҗәсе шундый аяныч», – дип сөйләгән сеңлесе Гөлназ Хаҗиева. 

«Ул үз эшендә профессионал иде. Якты, истә калырлык кадрлар ясый белде. Телевизор караучыларга бик ошый иде. Аның катнашында ясалган тапшырулар һәрвакытта да яхшы килеп чыга иде. Без телекомпаниядә аны чын профессионал буларак хәтерлибез», – дип билгеләп үткән «Чаллы ТВ» җитәкчесе Ренат Гыйззәтуллин.

Алмаз Хаҗиев белән хушлашу тантанасы 11 мартта, 11.00 сәгатьтә Арча районында узган.
«Чаллы ТВ»ның элеккеге операторы Алмаз Хаҗиев СВОда һәлак булган

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

8

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading