Реклама
Янгын турында бүген 8.52 сәгатьтә хәбәр итәләр.
Татарстанның Югары Ослан районындагы Пятидворка авылында янгын вакытында ике олы кеше һәм ике бала һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Янгын турында бүген 8.52 сәгатьтә хәбәр итәләр. Шәхси агач йортка ут капкан була. Янгын сүндергәндә өйдә дүрт мәет — ике бала һәм ике олы кеше табыла.
Янгын сәбәпләре ачыклана. Ут белән саксыз эш итү, тәмәке тарту, электр җиһазларын дөрес кулланмау, яки мич ватык булуы ихтимал, дип фаразлыйлар.
Чыганак: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз