16+

Бүген Хәлим Җәләлов туган көнен билгеләп үтә

27 апрельдә Татарстанның халык артисты Җәләлов Хәлим Бәдри улы үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Бүген Хәлим Җәләлов туган көнен билгеләп үтә

27 апрельдә Татарстанның халык артисты Җәләлов Хәлим Бәдри улы үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтә.

"Хөрмәтле Хәлим Бәдриевич, Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, гаилә иминлеге һәм тагын озак еллар дәвамында театр сәнгатеннән аерылмавыгызны телибез!",  дип язылган Камал театры сайтында. Без дә әлеге котлауларга кушылабыз. Ходай сәламәтлектән аермасын, Хәлим абый!!!

Татарстанның халык артисты, язучы Хәлим Җәләлов белән "Шәһри Казан" аның 75 яшьлек юбилее алдыннан әңгәмә бастырган иде. Сезнең игьтибарыгызга әлеге язмадан өзекләр тәкьдим итәбез. 

- Хәлим абый, еллар өстәлгән саен, олыгаю куркытмыймы? Ниләр турында уйланасыз?

- Олыгаю табигый хәл, әлбәттә. Әмма әле сәламәт булып яшисе килә. Хатынны яшәтәсе килә. Олыгаям, дип елап утырып булмый. Һәрвакыт формада булырга кирәк... Иң бәрәкәтсез нәрсә ул - адәм баласының гомере һәм вакыт. Беренче сыйныфка барган көнем әле генә сыман, күз алдында. Мин мәктәптә укыган елларымны сагынам.

- Хыялсыз кеше - канатсыз кош кебек, диләр. Әлегә хәтле тормышка ашмаган хыялларыгыз калдымы әле?

- Андый хыял бөтен кешедә буладыр ул. Гоголь әсәрләрендә уйныйсым килгән иде минем. Бигрәк тә аның «Ревизор»ында - Хлестаковны, «Өйләнү»ендә Кочкаревны уйнарга хыялландым. Әмма ни хәл итәсең, син сорыйсың алтыны, Ходай бирә яртыны, диләр бит. Буш хыялларга алданып йөрмәскә кирәген дә беләсең... Ә шулай да хыялларның күбесе тормышка ашты. Авыл хуҗалыгы институтыннан китеп, театр училищесын тәмамладым, яраткан эшемдә эшләдем, яраткан кешемә өйләндем.

- Флюра апа белән танышкан мизгелләрегезне дә искә алыйк әле.

- Ул мине беренче мәр­тәбә 1966 елда спектакльдә күреп калган. Бервакыт мин гас­троль­ләрдән кайтып төшкәннән соң, театрга килдем. Ул чакта эшче генә булып йөргән Шамил Закиров белән хәл-әхвәл белешеп торганда, бер чибәр кыз безнең янга килеп сөйләшә башлады. Ул Шамилнең танышы Флюра икән. Мин аңа күз салып куйдым һәм шул ук көнне озата да бардым. Аны күргәч, башка кызлар да онытылды. Ул яңа гына университет тәмамлаган иде. Әлмәт районының Колшәриф авылында бер ел укытып кайтты. Аннары гаилә корып җибәрдек. Дилбәр бе­лән Миләүшә исемле ике кыз үстердек. Үзләре икътисадчы һө­нәрен сайласалар да, театрга йөрергә яраттылар.

- Артист сәхнәдән китсә, авыруга сабыша, диләр, ә сезгә яраткан рольләрдән аерылу ничегрәк?

- Җиңел түгел, билгеле. «Муса Җәлил» спектак­лендә - Янгирны, «Җиргә тапшырылган серләр»дә - Шәрифҗанны, «Күк капусы ачылса»да - Гайфине, «Диләфрүзгә дүрт кияү»дә Шәкүрне бик яратып уйнадым. Соңгысын 601 мәртәбә уйнарга туры килде.

- Сез үзегез дә каләм тибрәтә торган артист, Язу­чылар берлеге әгъзасы булып торасыз. Үзегезнең дә пьеса язып куйдырганыгыз юкмы?

- Юк, минем балалар өчен язган «Тылсымлы йозак», «Шәрә бүре», «Шомбай хәйләсе» кебек әкиятләрем генә сәхнәгә куелды. Үземне язучы дип санамыйм, ул минем хобби гына. Шушы көннәрдә биш әкият-поэмадан торган җыентыгым дөнья күрергә тиеш. Моңа кадәр биш китабым чыккан иде инде. Мин тәрҗемә иткән пьесалар күп. Чыңгыз Айтматовның «Ахырзаман», Равил Бохараевның «Тимер борчак», Генрик Ибсенның «Өрәкләр» әсәрләре театрда минем тәрҗемәдә куелды.

- Балалар өчен язарга нәрсә этәрде?

- Балаларны бик яратам. Үзебез гаиләдә җиде малай үстек. Балачакта абыйлар сәкегә сузылып ятып әкиятләр сөйлиләр иде. Ә мин аларны йотлыгып тыңларга яраттым. Кечкенә чактан ук шул әкиятләрне ярату канга сеңгән.

- Сез калын дәфтәрләргә язып барган төрле шагыйрьләрнең шигырь­ләрен, мәкальләрен күреп, хәйран калырлык. Аларны нәрсә өчен шулай язып бардыгыз?

- Ул дәфтәрнең беренчесе 1965 елда башланган иде. Анда татар халык мәкальләре дә, башка халыкларныкылар да бар. Шулай ук төрле халыкларның акыл ияләренең фикерләре дә, такмаклар да бар анда. Унөч томлык халык авыз иҗаты да минем китап киштәсендә урын алган. Шигырьләрнең үзе­мә ошаганнарын төрле китаплардан җыям. Гастрольләргә барганда да аларны үземнән калдырмыйм. Юлда да шигырьләр укыйм. Шигырь бит ул теләсә кемнең күзеннән яшь чыгара ала. Миңа кул астында һәрвакыт яхшы шигырь булуы кирәк. Сәхнәдән дә шигырьләр укыр­га яратам.

- Артистның иң зур теләге?

- Театр яшәсен. Көч-куәт булганда, сәхнәдә уйнарга насыйп булсын.

Фото: kamalteatr.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading