Шәһри Казан

Бүген Минтимер Шәймиев хәһрия акциясендә катнаша

Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгарда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" республика хәйрия акциясендә катнашачак.

Акция инде 1 нче августан игълан ителде. Минтимер Шәймиев биредә аз керемле гаиләләрдән булачак беренче сыйныф укучыларын тәбриклиячәк һәм бүләкләр бирәчәк.

Реклама

Республикада хәйрия акциясе инде биш ел дәвамында бара. Аның төп максаты, гаиләнең нинди финанс мөмкинлекләренә карамастан, балаларны башкалардан ким тоймыйча уку елына әзерләү.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: