Авария вакытында салонда 13-15 яшьлек өч малай, 14-15 яшьлек ике кыз була. Исән калган малайның хәле бик катлаулы дип бәяләнә.
РЕН ТВ каналы салонда булган балалар исемлеген чыгарды.
Илья Е. (14 яшь, машина белән идарә иткән, үлгән);
Алина В. (14 яшь, үлгән);
Никита Л. (13 яшь, үлгән);
Мелек М. (15 яшь, үлгән);
Ольга Г. (15 яшь, үлгән);
Максим С. (15 яшь, имгәнгән).
Соңрак бу машина эчендә төшерелгән видео да чыкты. Балалар фаҗигагә кадәр видео төшергән. бу кадрларны исән калган Максим социаль челтәрләргә куйган.
Ролик 03.00 сәгатьтә челтәргә чыккан. Авария 04.30 сәгатьтә булган. Кадрларда юл күренә, көчле музыка тавышы ишетелә.
Комментарийлар