Шәһри Казан

Быел сыерларга субсидия бирүдә үзгәрешләр бар

Узган елдагыча, быел да шәхси  ярдәмче хуҗалыкларда савым сыерлары һәм кәҗә тотучыларга субсидияләр бирелә.

Моннан тыш, сөтлебикәләргә ветеринария хезмәтләре өчен тотылган чыгымнарга да субсидия кайтарыла. Шунысын белеп тору мөһим: быелдан әлеге акчалар бердәм субсидия рәвешендә таратылачак. Әлеге субсидияләр халыкка март аенда биреләчәк. Бу хакта “ШК” хәбәрчесенә Татарстан Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итте.

Әлеге акчаларны бирү тәртибе түбәндәгечә:  бер  савым сыерына – 2300, ике  савым сыерына   – 1  башка 3300, өч һәм аннан  күбрәк сыерга   – 1  башка  4300 сум. Ана кәҗәләр һәм бер  яшьтән зуррак  булган бәтиләр  өчен  бирелә торган субсидия күләме 1  башка   500 сумны тәшкил итә.

Реклама

Ветеринария  хезмәтләре өчен тотылган чыгымнарга бирелә торган субсидияне алыр өчен, халыкка тотылган  чыгымнары  турында  белешмәләр тапшырырга кирәк булачак.  

Документлар җыюны уңайлырак итү һәм савым сыерларына ветеринария  хезмәтләре күрсәтүгә бирелә торган  документлар  санын киметү  максатларында, җирле  үзидарә органына бары  тик  1  баш  савым сыерына 500 сум күләмендәге акчаны  алдан  100 процент түләү каралган  хезмәт күрсәтү килешүе генә тапшырыла.  Министрлыктан аңлатуларынча, әлеге килешүдә кешенең абзарында ничә баш сыер бар, барысы да күрсәтелә. 500  сумнан  300 сум  акча субсидия рәвешендә  кире  кайтарыла.

Анна Арахамия фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: