Шәһри Казан

Чемпионатның «акыл үзәге» ачылды

Казанда 22-27 августта узачак эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатының төп операцияләр үзәге – WorldSkills Kazan 2019 үз эшчәнлеген башлап җибәрде.

Үзәк составына «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» автоном коммерциячел булмаган оешма, «Яшь профессионаллар (Ворлд­скиллс Россия)» берлеге җитәкчеләре, шулай ук чемпионатны уздыруга җәлеп ителгән министрлык­лар һәм идарә тармагы вәкилләре керә.


WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин сүзләренә караганда, төп операция­ләр үзәгенең максаты – Чемпионат белән идарә итүдә барлык хезмәтләрнең актив һәм нәтиҗәле катнашуын тәэмин итү, көчләрне бер юнәлешкә туплау, четерекле мәсьәләләр килеп чыгуны булдыр­мау.

Эшче һөнәрләре буенча ­VII илкү­ләм чемпионатның ­финал бәйгесе вакытында Чемпионат бе­лән идарә итү системасы, ягъни операция­ләр үзәге сынап каралган. Эшләрне оештыру дәрәҗәсе WorldSkills International тарафыннан уңай бәяләнгән.

Реклама

– Чемпионатның төп операция­ләр үзәге – анда катнашучыларның иминлеген тәэмин итү системасы тупланмасы ул. Биредә төрле хәлләргә карата оператив бәяләмә чыгарыла һәм командалар бирелә. Үзәк заманча техник аппаратлар белән җиһазланган, алар ярышлар барышында килеп чыгу ихтималы булган һәр гадәттән тыш хәлгә ашыгыч чаралар күрергә ярдәм итәчәк. Төп операцияләр үзәге «Казан Арена» футбол стадионында үткәрелә торган Чемпионатны ачу һәм ябу тантаналарының репетицияләрен көйләүдә файдаланыла инде. Казанның төп операцияләр үзәге җиһазланышы Абу-Даби шәһәрендә узган Чемпионаттагыдан күпкә өстенрәк, – дип фикерләре белән уртаклашты «Яшь профессионаллар ­(Ворлдскиллс ­Россия)» берлеге генераль директоры урынбасары Карина Саликова.

Төп операцияләр үзәге, ташлама рәвешендә, журналистларга да күрсәтелде, чөнки әлеге үзәккә чит кешеләргә керү катгый тыелган. Анда эшләүче хезмәткәрләр махсус кием­нәрдән булачак.

– Казанда инде дүртенче мәр­тәбә халыкара зур спорт чарасы оештырыла. Универсиада тәүге олы тәҗрибә булды. «Ворлдскиллс» чемпионатында файдаланыла торган һәр корылма күзәтү астында. Һәр корылмадан үзәккә ышанычлы элемтә булдырылган. Берәр хәл килеп чыкса, теге яки бу ведомствога шалтыратып-эзләп йөрисе түгел. Тиешле барлык идарә тармаклары да шушында – төп операцияләр үзәгендә. Бер сменада 37 кеше, ягъни теге яки бу министрлык һәм ведомство вәкиле эшли. Сменалар алмашынып тора, күзәтчелек тәүлек дәвамында өзелми, – дип таныштырды Чемпионатның төп операцияләр үзәге җитәкчесе Галина Куприянова.

Төп операцияләр үзәгенә рус, татар, инглиз һәм башка телләрне белгән хезмәткәрләр тупланган.

Автор фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: