Шәһри Казан

Чүпрәледә давыл булып узган

Кичә Чүпрәле районы буйлап давыл узган.

Көчле җил һәм давыллы яңгыр аркасында Яңа Әлмәле һәм Иске Чыкалы авылы халкы аеруча зыян күргән. Урамнарда агачлар ауган, көчле җил аркасында, шәхси йортларның түбәләре һәм капкалары, ишегалды корылмалары җимерелгән.

Кичәге давылдан 50 шәхси йорт зыян күргән, дип хәбәр итә "Родной край" район газетасы. Бүген Чүпрәле районы башкарма комитетында бу гадәттән тыш хәл буенча комиссия утырышы узган, анда иминият агентлыклары вәкилләре, шулай ук банк вәкилләре чакырылган. Очрашу барышында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү чаралары турында фикер алышу булган.

Реклама


http://chuprale-online.ru

фотолары
 

Родной край
Подробнее: http://chuprale-online.ru/news/obschestvo/v-drozhzhanovsom-rayone-ot-nepogody-postradali-zhiteli-sel-novoe-ilmovo-i-starye-chuka

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: давыл
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 7 июль 2020 - 00:53
    Без имени
    Иске чыкалы, чути дигэн авыл юк безнен районда
  • 6 июль 2020 - 19:31
    Без имени
    Чупрэле районында каян Чути дигэн авыл таптыгыз сон?