16+

Дилә Нигъмәтуллина: "Бу хәлдә мин үзем генә гаепле"

“Сәхнә” журналының туган көне уңаеннан үткәрелгән концертта чыгыш ясаганда, җырчы Дилә Нигъмәтуллина белән көтелмәгән хәл булган. 

Дилә Нигъмәтуллина: "Бу хәлдә мин үзем генә гаепле"

“Сәхнә” журналының туган көне уңаеннан үткәрелгән концертта чыгыш ясаганда, җырчы Дилә Нигъмәтуллина белән көтелмәгән хәл булган. 

Дилә тавыш операторына бер җыр урынына ялгыш икенчесен биргән. “Мин җырларны бутаганмын. Тавыш операторына “Сорама” җырын биргәнмен, ә үзем “Сүрәт” җырын тыңлап, сүзләрен кабатлап йөрим сәхнә артында. Мин чыгыш алдыннан гел шулай әзерләнәм... Мине тәкъдим итәләр, сәхнәгә чыгам һәм бу җырның “Сүрәт” түгел икәнен аңлап алам. Ә башымда һаман “Сүрәт” җырының сүзләре, “Сорама”ның сүзләре искә төшми. Шундый каты итеп сүгенәсе килде шунда. Тәки бер куплетын биеп чыктым. Аннары икенче куплетны әмәлләдем, беренче куплетның сүзләре искә төште. Бу хәлдә мин үзем генә гаепле. Тамашачыга рәхмәт инде, ярдәм иттеләр. Нәтиҗә: репетициягә соңга калырга ярамый!” – дип язган Дилә Нигъмәтуллина. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading