Каюмов Гафур Шәкүр улы 1959 елның 2 мартында Арча районы Яңа Сәрдә авылында туа. 1983 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм 1990 елга кадәр Республика күчмә театрында (хәзер К.Тинчурин исемен йөртә) эшли. 1990 елның сентябреннән 1997 елга кадәр — Татар академия театрында артист. 1997-2000 елларда Мәдәният министрлыгында, 2000-2004 елларда Татарстан телевидениесендә эшли. 2004 елдан Әлмәт театрында баш режиссер була. Соңгы вакытта Гафур Каюмов Арча халык театрында режиссер булып эшли иде. Ул педагогия көллияте үзешчән театрында да хезмәттәшлек итте.
Комментарийлар