Шәһри Казан

Эмиль Гарипов “Ак Барс”тан китте

Капкачы Казан командасы өчен 9 сезон чыгыш ясады.

Эмиль Гарипов “Ак Барс”тан китә – 28 яшьлек капкачы белән килешү якларның үзара ризалыгы буенча өзелгән. Бу хакта Казан клубының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Клуб команда составында 9 сезон уздырганы, шулай ук өченче тапкыр Гагарин кубогын яулауга зур өлеш керткәне өчен капкачыга рәхмәтен дә җиткерә һәм алдагы карьерасында уңышлар тели.

– Хоккейчы буларак мине тәрбияләгән клубыма рәхмәтлемен, – дигән Эмиль. – Кайчан да булса башка команда өчен уйнаячагымны күз алдына да китермәгән булсам да, спортчы тормышы шундый. Яхшы мөнәсәбәт белән китәм, Алла боерса, кайчан да булса кабат “Ак Барс”та эшләячәгемә өметләнәм.

Реклама

Клубның генераль директоры Рафик Якупов үзебездә тәрбияләнгән хоккейчы белән араны өзүнең җиңел бирелмәвен, әмма бу карарның ике як өчен дә иң яхшы вариант булуын җиткергән.

– Эмильгә уйнарга кирәк, әмма без, кызганыч, аңа андый мөмкинлек бирә алмыйбыз. Командада хәзер оптималь формада булган башка капкачылар бар, – дигән Якупов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: