16+

Иннополиста яңа стела: «Баш иеп, чәчәкләр салганда, без Ватанны саклаучыларга хөрмәт күрсәтәбез»

Җиңү көнен яшь Иннополиста билгеләп үтү символик сыйфатка ия – ата-бабаларыбызның батырлыгы булмаса, яңа шәһәрләр булдыру мөмкин түгел

Җиңү көнен яшь Иннополиста билгеләп үтү символик сыйфатка ия – ата-бабаларыбызның батырлыгы булмаса, яңа шәһәрләр булдыру мөмкин түгел

Бөек Җиңү Көнендә Иннополис шәһәр паркында тантаналы рәвештә стела ачылды. Стела ныклык һәм каһарманлыкны, Ватанны саклаучыларга һәрвакыт рәхмәтле булуны символлаштыра.

Монументның концепциясе архитекторлар командасы һәм Иннополис Мэриясе тарафыннан эшләнгән. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Иннополис мэры Дмитрий Вандюков, «Иннополис» генераль директоры Ренат Хәлимов, Иннополис университеты проректоры Евгений Бобров, «Иннополис» АҖ директоры Евгений Данилов, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре һәм шәһәр халкы катнашты.

- Җиңү көнен яшь Иннополиста  билгеләп үтү символик сыйфатка ия – ата-бабаларыбызның батырлыгы булмаса, яңа шәһәрләр булдыру мөмкин булмас иде, алар гаять зур тырышлык белән илнең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калганнар һәм яшь буыннарга киләчәк бүләк иткәннәр! - дип мөрәҗәгать итте Иннополис халкына Роман Шәйхетдинов.

- Монумент Ватаныбызны саклаган һәм яклаган һәркемгә халыкның ихтирамы һәм рәхмәте урыны булачак. Баш иеп, чәчәкләр салганда, без Ватанны саклаучыларга хөрмәт күрсәтәбез. Бәйрәм белән! Җиңү көне белән!"- дип котлады шәһәр халкын һәм кунакларны Дмитрий Вандюков.

Шулай ук Иннополиста Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Халык концерты, LA Primavera оркестры чыгышы һәм «Җиңү бакчасы» акциясе узды: махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, шәһәр җитәкчелеге белән бергә, паркта агачлар утырттылар.

Хәбәр иткәнебезчә, бүген республика халкын Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading