Бу айда бер көнгә азрак эшләячәкбез.
Июнь аенда татарстанлыларны өстәмә ял көтә, дип искәртә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.
Билгеле булганча, 12 июнь - Россия көне. Быел ул якшәмбегә туры килә. Шул сәбәпле дүшәмбегә, ягъни 13 июньгә күчереләчәк. Димәк, республика халкы өч көн рәттән: 11, 12 һәм 13 июнь көннәрендә ял итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар