Шәһри Казан

Кариев театрына яңа логотип сайларга ярдәм ит

Сентябрь аенда Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры үз стилен уйлап табу буенча конкурс игълан иткән иде. Ноябрьдә логотип сайлап алуның беренче этабы тәмамланган иде.

Конкурска Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студентларыннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 44 эш кабул ителде. Алар арасында экспертлар тарафыннан 16 логотип сайлап алынды. Икенче этапта Кариев театры артистлары һәм хезмәткәрләре үзләренә охшаган логотип өчен тавыш биргәннән соң, финалга 3 лидер чыкты. Аларның берсе - Илдар Әюповның дизайн студиясе ясаган логотип, икесе - Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студентларыныкы.
 Хәзерге вакытта театр социаль челтәрләрендә конкурсның өченче этабы бара: анда тамашачылар үзләре җиңүчене сайлый. Үз тавышыгызны сез дә театрның “Вконтакте” төркеменә кереп калдыра арасыз.

Реклама

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: