16+

Казан үзәгендәге атыштан соң ике ир авыр хәлдә хастаханәгә озатылган

Кичә кич Островский һәм Университет урамнары киселешендә билгесез кеше пистолет белән ике кешегә һөҗүм иткән һәм алар бик каты яраланган.

Кичә кич Островский һәм Университет урамнары киселешендә билгесез кеше пистолет белән ике кешегә һөҗүм иткән һәм алар бик каты яраланган.

Ирләрне ашыгыч рәвештә 7нче хастаханәгә озатканнар. Зыян күрүчеләргә операция  ясаганнар, аларның хәлләре авыр һәм бик авыр дип бәяләнә.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, хәзер хокук сакчылары атучыны эзләү эшләре алып бара.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading