Шәһри Казан

Казанда 15 яшьлек кызны фахишәлек белән шөгыльләнүдән баш тартканы өчен үтерә язганнар

Хәзерге вакытта 34 яшьлек интим-агентлыгы ачкан хатын-кыз суд тикшерүе астында.

Узган ел ул Казанда фахишәлек притоны ачу өчен берничә фатир арендалаган булган. Әлеге яман эшкә балигъ булмаган балалар да җәлеп ителгән. 15 яшьлек кыз фахишәлек кылудан баш тарткан. Шул вакытта җитәкчесе аңа яный башлаган, кызып китеп баланы пычак белән яралаган.
Әлеге очрак булмаса хатын-кызның бу яман “бизнесы” әле дә чәчәк атар иде, ди тикшерү органнары. 
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: